Равил Фәйзуллин шигырьләре
Балачак әдипләре
Җиләк кайда күп?
Әти, әни, мин – өчәү
Йөрибез аланда.
Җыябыз җир җиләк,
Үләнне аралап.
Җиләк бар аланда!
Яхшылап карале:
Очрый ул алда да,
Күренә янда да...
Шулай да җиләкләр
Күб(е)рәк табыла
Әтием янында,
Әнием янында!
Табигать кочагында
Гөл-чәчәкләр өзмәдек без,
Куаклар сындырмадык.
Яшел урман аланында
Уйнадык та җырладык!
Кояшка карап елмайдык,
Җилләргә сәлам әйттек.
Һәркем өйгә алып кайтты
Бер кочак сәламәтлек!
Таң
«Таң ата» дип ишеткән бар
Әбидән дә, бабайдан да,
Ә үземнең таң атканын
Күргәнем юк беркайчан да.
Бүген менә шуңа күрә
Уяндым да караңгыдан:
«Таң ничек ата соң?» – диеп,
Тәрәзәдән карап торам.
Башта үзем куркып куйдым –
Караңгыда күрә алмам.
Хәзер тышта якты инде,
Таң атканын күрми калмам!
Җәйге җылы яңгырдан соң
Көтмәгәндә
җылы яңгыр
явып үтте.
Гөрләвекләр
җәй тузанын
юып китте.
Кояш чыкты
болытларның
читен ачып.
Җиде төсле
буй сөлгесен
иңгә асып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев