Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Харис Якупов

(1919–2010)

Танылган татар рәссамы, СССРның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Харис Якупов 1919 нчы елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 нчы елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы елларында разведчик, топограф, старшина буларак Мәскәү янында, Курск дугасында хезмәт итә, Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый.

Харис Якупов – портрет остасы да. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары күпләргә яхшы таныш. «Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А.С.Пушкин Казан юлында», «А.М.Горький Марусовкада» кебек тарихи картиналары уңыш казана. 

«Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек хезмәтләре аша ул пейзаж ясаучы буларак ачыла. 

Рәссам китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Кави Нәҗми, Җәвад Тәрҗеманов, Әхмәт Фәйзи, Ләбибә Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый. 

1951 нче елдан башлап Харис Якупов Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшли. 1974 нче елда СССР Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1976 нчы елда рәссамга И.Репин исемендәге премия, ә 1980 нче елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелә. 

Рәссам 2010 нчы елда вафат була һәм Казанда җирләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев