Хөрмәтле «Сабантуй» журналы редакциясе!
Яраткан журналым белән бәйле истәлек - хәтирәләрем белән бүлешәсем килә!
Журнал, ә дөресрәге “Яшь ленинчы” газетасы белән үземне белә башлаганнан бирле таныш мин. Әнием мине мәктәпкә кергәнче үк укырга өйрәтте. Үзенә “уку” бәхете насыйп булмагангадыр, мин укый алсын өчен, бездә китап, газета, журналлар бик күп иде. Аларны һәрвакыт тәртипләп куелган, җыелып барылалар иде. Бу гадәт миндә дә сакланган. Яраткан журналымны күп күп еллардан бирле алдырам. Үзем укытучы булгач, дәрес һәм класстан тыш чараларда бик яратып файдаланам мин аны. Җыеп барам, саклап тотам. 30 ел мәктәптә укыту дәверендә күп җыелды алар. Миндәге иң “өлкән” “Яшь ленинчы” газетасы – 1966 нчы елның 20 нче январенда килгән саны. Әниемнәр гаиләсе ул вакытта ук укыган аны! Аннары газетаны миңа дип алдыра башлаганнар. Укыган чорда газетага бик күп хатлар яза идем. Кызганыч, шигырьләрем бастырылмады. Ләкин бик матур конвертка салынган җылы эчтәлектәге җавап хатларын алу – минем өчен зур сөенеч булды. Ә бервакыт – сабакташларымның туган көннәрен класста үткәрүебез турындагы мәкаләмне газетаның иң беренче битенә, иң өстәге почмакта бастырдылар! Шатлыгымның чиге юк иде! Кызганыч, хатлар да, газетаның ул саны да бүген юк шул. Чөнки алар мәктәбебезнең татар теле кабинетында сакланалар иде, шунда калдылар...
Педучилищеда уку еллары газета белән ике арадагы дуслыкны тагын да ныгытты. Улларым үскәндә алар белән дә бик яратып укыдык газетабызны. Алар зур инде. Ә менә кызыма “Сабантуй”ны журнал итеп уку бәхете эләкте. Кызым да, укучыларым да, үзем дә бик яратып укыйбыз! Сыйфатлы кәгазьгә бастырылган, матур итеп бизәлгән, эчтәлекле журнал өчен редакция коллективына бик зур рәхмәт!
2004 нче елда гаиләбез белән районыбыз тарафыннан үткәрелгән “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” бәйгесендә катнаштык. Биремнәрнең берсе – яраткан китап яки журналны рекламалау иде. Әлбәттә, “Сабантуй”ны рекламаладык. Шуның бер өзегендә файдаланыр өчен кызым шигырь дә язган иде.
Күп белергә теләсәң син,
Яки эчең пошканда,
Дару эчмә, аһ-ваһ килмә,
Журналны укып кара!
“Сабантуй” журналы һәрбер
Сорауга җавап табар.
Нинди ярдәм кирәклеген
Үзеңнән алда аңлар.
Укы, өйрән, файдалан!
Почта бүлегенә бар!
Китапханәдән алып
Уку мөмкинлеге дә бар.
Кыскасы, тагын бер тапкыр бик зур рәхмәт Сезгә! Барлык редакция коллективына нык сәламәтлек, киләчәктә дә зур уңышлар телим. Бик зур рәхмәт Сезгә!
Иҗади уңышлар теләп, Арча районы "Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе" филиалы- "Мөндеш башлангыч мәктәбе" укытучысы Рәхмәтуллина Алсу Рәис кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев