Табын
Кыслалы салат
Дустым, синең дә яз җитү белән, ничектер, җиңелрәк ризык ашыйсың килә башлыймы? Безнең дә шулай! Бүген краб таякчыкларыннан бик тиз әзерләнә торган салат рецепты белән бүлешергә булдык. Әзерләнүе җиңел, ә үзе туклыклы ризык.
Кирәк булачак:
-
кыяр,
-
помидор,
-
пекин кәбестәсе,
-
диңгез кысласыннан әзерләнгән таякчыклар,
-
пешкән йомырка,
-
консервланган кукуруз,
-
майонез.
Яшелчәләрне юып, шакмаклап турыйбыз. Краб таякчыклары белән йомырканы да турап, кукуруз салабыз. Барлык ингредиентларны кушып, майонез өстәп, яхшылап болгатабыз. Салат әзер дә!
Видеоны карарга: https://rutube.ru/shorts/974f5ffc87807c3edd90663fa047f5e3/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев