Соңгы язмалар
-
181 нче күппрофильле мәктәбендә кунакта
«Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан мәктәп-гимназияләрдә очрашуларга чакырулар бермә-бер арта. Бу юлы редакция хезмәткәрләре Казан шәһәренең 181 нче күппрофильле мәктәбенә юл алды. -
«ТАТАР АЗАНЫ. БАЛАЛАР-24»
«ТАТАР АЗАНЫ. БАЛАЛАР-24» V РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ! -
Һади Атласины искә алып
21 февраль Халыкара туган тел көнендә Бөгелмә районының Һади атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә зур чара узды. -
Бүген Ватанны саклаучылар көне.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Барлык ир-егетләрне – бабайларны, әтиләрне, абыйларны, малайларны ихластан котлыйбыз! -
«Халыклар дуслыгы»
Халыкара Туган тел көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия «Халыклар дуслыгы» фестивален үткәрде. -
«Балалар дөньясы 100 ел элек»
21 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда Гаилә елы уңаеннан «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачыла. -
«Сәләт» ул – яшәү һәм фикерләү рәвеше
«Сәләтле җәй – 2024» һәм талантлы балаларны, яшьләрне үссендерү өчен оештырылган 9 нчы «Сәмрух» республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. -
«Эш батыры – ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен котладык
Игенчеләр сараенда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган «Эш батыры – ил батыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үтте. -
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел
Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. -
Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-эзләнү конференциясе XIX тапкыр үтте.
Авиатөзелеш районының 14 нче гимназиядә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XIX республика фәнни-эзләнү конференциясе булды. -
«Шигърият бакчасында – В саду поэзии» I республика бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
Бөтендөнья Татар Конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге белән берлектә, «Шигърият бакчасында – В саду поэзии» I республика бәйгесе үткәрелә. -
Кешеләргә шатлык бүләк итәсем килә!
Музыка уен кораллары арасында скрипка – иң нәзәкатьлесе һәм затлысы. Аны «Оркестр патшабикәсе» дип тә йөртәләр. Кыллы музыка уен кораллары арасында ул иң матур тавышлы. -
Химиклар шәһәре
Татарстанның Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» заводы ачылганнан бирле зур үзгәрешләр күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдәге балаларга аеруча да зур игътибар бирелә. -
Балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел
Балалар язучысы Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туа. Роза Хафизова – үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган язучыларның берсе. Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләре бик күп. Матбугат һәм татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Хафизовага 1974 елда – Татарстанның, ә 1983 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Язучы 2002 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Ул 2005 елның 20 августында Казанда вафат була. -
«МИННӘН БҮЛӘК» марафоны
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без - «САБАНТУЙ» журналы редакциясе «МИННӘН БҮЛӘК» дип аталган марафон игълан итәбез!