ЯҢАЛЫКЛАР
«Балачак сакчылары» фонды яшүсмерләргә һөнәр сайларга ярдәм итә
«Балачак сакчылары» («Хранители детства») фонды программасы менә инде 10 ел Россиянең төрле төбәкләрендә гамәлгә ашырыла. Шулар рәтендә – Татарстан Республикасы, Алтай, Калининград, Кемерово, Мәскәү, Мурманск, Омск һәм Пенза өлкәләре. Әлеге программада барлыгы 2500 яшүсмер катнаша.
Фондның төп миссиясе – ятим, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге яшүсмерләргә, сәламәтлекләре чикле яшүсмерләргә һәм яшьләргә һөнәр сайларга, шулай ук остазлар ярдәмендә тәҗрибә тупларга ярдәм итү. «Балачак сакчылары» фонды оештырган стажировкалар яшьләргә алга таба дөрес һөнәр сайлауда булышып кына калмыйча, шәхси һәм һөнәри үсеш өчен кирәкле шартлар да тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев