«Сабантуй» журналына («Яшь ленинчы» газетасы) 100 яшь!
«Яшь ленинчы» газетасына 2024 елның 10 октябрендә 100 яшь тула.
100 яшь, 100 ел. Бер гасыр бит бу! Кимендә 4 буын бу газетаны укып, аңа язып, аның белән бергә үскән дигән сүз. «Яшь ленинчы» газетасы – Сабантуй журналының беренче гасыры. Һәр татар зыялысының бу басма турында үз фикере бар. Чөнки ул – аларның күпчелегенә иҗади этәргеч биргән, канатлар куйган газета. Нәкъ менә бу мәйданда алар беренче тапкыр каләм чарлаган, зур әдәбиятка тәүге адымнарын ясаган. «Яшь ленинчы»га катнашы булган һәркемнең күңелендә аңа карата җылы хисләр, якты хатирәләр, матур истәлекләр яшидер. Кичә без шул истәлекләрне яңартырга, хәтер сандыгын ачып, үткән көннәргә кире кайтырга дип, бәйрәм тантанасының икенче өлешенә «Тантана» ресторанына җыелдык.
Бирегә газета, аннары журналда күп еллар хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде. Ветераннар белән күңелле аралашу, кабат хатирәләрне яңарту, бүгенге редакция коллективы белән танышу күркәм чәй табыны артында, бәйрәм концерты белән үрелеп узды.
Бүгенге көндә «Сабантуй» журналы үсеп килүче яшь буында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телен саклау юнәлешендә файдалы, кирәкле эшчәнлек алып бара. Юбилейларың күп булсын, яраткан журналыбыз!
Нурислам Исмәгыйлев фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Хөрмәтле «Сабантуй» журналы редакциясе!
Яраткан журналым белән бәйле истәлек - хәтирәләрем белән бүлешәсем килә!
3400 -
«Сабантуй» журналының июль саны белән танышабыз!
Җәйнең бер ае үтеп тә китте, әмма без моңсуланмыйбыз. Болытлы көннәрне кояшлы июль саны белән бизәргә тәкъдим итәбез! Чөнки бу юлы укучыларыбызга тагын да кызыклы язмалар әзерләдек.
7300 -
«Сабантуй»лы балачак бәйрәменә рәхим итегез!
2025 нче елның 10 нчы июлендә 12.00 дә Казан шәһәренең Фестиваль бульварында (Декабристлар ур., 2 нче йорт, «Татмедиа» бинасы янында) «Сабантуй» журналы редакциясе балалар өчен «Сабантуй»лы балачак бәйрәмен үткәрә.
10000
Нет комментариев