Сөйкемле сентябрь серләре.
(“С”лы сүзләрдән сөйләм)
Сентябрь салкыннары сизелә. Сөйкемле сентябрь серле сылулыгына сокландыра, сөендерә. Сахрадагы сөзәк сыртта симез сыерлар сусыл саруттан сыйланалар. Сәлим сәнәкләп сарай сайгакларына сары салам сала, сулдагы саерак сулыкта сарыкларны, сыерларны сугара. Сарбайны сыйпап-сыйпап, сырлы савытына Сәйдә сауган сөтне салып сыйлый. Cөмбел, Сәрия, серләшә-серләшә, сигез сәгатьләп сортлы суган, сарымсак сеткаларын санадылар, саттылар. Сатылгач, сәкедәге самоварга су салдылар, салатларны судан сөзеп, салфеткалап сөртеп савытларга сиптеләр, салкын сокларны стаканнарга саркыттылар. Сөйләшә-сөйләшә Сәлимне сыйладылар. Соңыннан сәләмәрәк сырмаларын салып, сандыктагы сатин сарафаннардан Сыркыды сәхнәсендәге “Солдат сәламнәре” нә сыпырттылар. Сәхнәдә Сәфәрова Сафура,солдатлар сораганга, “Сак-Сок”ны сөйли. Сафурадан соң Сара саксофонда симфония сайрата. Сибгат,сүрәнләнеп, суфлёр сыманрак сөйләнә: “Сыркыды саласындагыларга сагынычлы, саллы сәламнәр!” Саратовтагы солдат - Сөләйманов Самир сыйныфташларына солдат сәламнәрен салган. Сеңелесе Сәриягә сатин сафари, Сөмбелгә сары сарафан, сыйныфташларына сагыз, Сания Сабировнага ситса салганын сөйләгән. Сибгатнең сөенечле сүзләренә Сөмбел, Сәрия сабыйларча сөенделәр. Солдатларыбызга сагынычлы сәламнәребез: саулыкта-сәламәтлектә салаларны сакласыннар, сагынганда сәламләп сөендерсеннәр. Сентябрьнең сөенечләре санаусыз. Сентябрьнең серле сәгатьләре Сезне дә сөендерсен.
Әхмәтвәлиева Азалия, Арча районы Түбән Аты мәктәбенең VI сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев