Гариф Ахунов
(1925 – 2000)
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов 1925 нче елның 18 нче сентябрендә Арча районы Кече Өчиле авылында туа. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф 1940 нчы елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, ихтыярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: күмәк хуҗалык кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Үсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач училищеда өзелгән укуын төгәлләп, Казанга университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Студентлык елларында язучы буларак беренче тәҗрибә туплый. Ә университетның соңгы курсында укыганда, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар.
1956 нчы елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән Әлмәт шәһәренә күчеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши. Алар хакында очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза, зур күләмле «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» романнарын ижат итә.
Казанга кайткач, 1972–1974 нче елларда Гариф Ахунов «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1973 нче елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1974 нче елда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана.
Гариф Ахунов 2000 нче елның 4 нче июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев